Йокы туймау начар кәефнең генә түгел, төрле авыруларның сәбәпчесе дә булырга мөмкин.
Йокысызлыктан иң күбе шәһәр кешеләре җәфалана. Ясалма яктылы бүлмәдә утыру, эш графигының төрлечә булуы, төнге сменада эшләү, стресслар, яман гадәтләр нерв системасын какшата, йокысызлык, шул исәптән төрле авырулар барлыкка китерә. Авырулар исә акрынлап хроникка да әйләнергә мөмкин. Шуңа...
Йокы туймау начар кәефнең генә түгел, төрле авыруларның сәбәпчесе дә булырга мөмкин.
Йокысызлыктан иң күбе шәһәр кешеләре җәфалана. Ясалма яктылы бүлмәдә утыру, эш графигының төрлечә булуы, төнге сменада эшләү, стресслар, яман гадәтләр нерв системасын какшата, йокысызлык, шул исәптән төрле авырулар барлыкка китерә. Авырулар исә акрынлап хроникка да әйләнергә мөмкин. Шуңа йокыны көйләү сәламәтлеккә таба да бер адым дигән сүз.
Әгәр дә инде сәламәтлек белән бернинди проблема булмаса, гади генә кагыйдәләрне үтәп тә йокыны көйләп була.
Иң беренчесе - режим булдыру. Көн дә билгеле бер вакытта йокларга ятарга тырышыгыз. Йокы өчен иң кулай вакыт - кичке сәгать 11дән иртәнге 5кә кадәр. Бигрәк тә кичке 11 сәгать белән төнге 2 арасындагы йокы яхшы.
Йоклар алдыннан күп ашарга, составында кофеин булган яки исерткеч эчемлекләр эчәргә киңәш ителми. Кофеин каһвәдә генә түгел, ә шоколадта, кока-колада һәм кайбер авыртуны баса торган даруларда да бар. Шунысын әйтик: кайберәүләргә буш ашказаны белән йоклау да килешми. Бу очракта исә үләнле чәй эчәргә ярый. Аз гына баллы углеводлы продуктлар, шул исәптән икмәк ризыклары ашап кую да комачауламый. Табиблар әйтүенчә, бу продуктлар тиз йоклап китәргә булыша.
Душ кабул итү яки эфир майлары белән җылы ванна да тынычландыра. Йоклап китү өчен, бүлмә температурасы 18-25 градус булу тиешлеген дә истә тотыгыз. Димәк, бүлмәне яхшылап җилләтергә кирәк. Йокы «килсен» дисәгез, телевизор, компьютер һәм утны сүндерегез.
Йокы проблемасы эчке конфликтлар белән дә бәйле булырга мөмкин. Иң яхшы йоклаткыч - чиста намус дип юкка гына әйтмиләрдер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар