16+

2024 Яңа ел каникуллары кыскарырмы?

Россия Хөкүмәте киләсе елга ял һәм бәйрәмнәр графигын раслады.

Россия Хөкүмәте киләсе елга ял һәм бәйрәмнәр графигын раслады.

Россия Хөкүмәте 2024 елга ял һәм бәйрәмнәр графигын раслады. Аның нигезендә, быел Яңа ел каникуллары 30 декабрьдә башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 

Февраль аенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 23, 24, 25 февраль көннәрендә ял көтелә. 

8 мартта да өч көн бәйрәм итәчәкбез: 8-10 март көннәре ял дип игълан ителә. 

27 апрель, шимбә булуга карамастан, ватандашларыбыз 29 апрель көне өчен эшләячәк. 2 ноябрь ялы 30 апрельгә күчергәнлектән, 1 май бәйрәме уңаеннан 4 көн эшкә барасы булмый (28 апрель - 1 май). 

Җиңү көнен дә 4 көн бәйрәм итәчәкбез. Календарьда киләсе елда  9-12 май "кызыл" белән бирелә. Сәбәбе - 6 гыйнварның ялы 10 майга күчерелү белән бәйле. 

Июньдә бәйрәмнәр азрак. Россия көне уңаеннан гына 12 июнь ял булачак. 

Ноябрьдә 3,4 числоларда эшкә барасы булмый. 

Ел азагында ил халкын 6 көннең эш атнасы көтә. 28 декабрь - шимбәне 30 ына күчерәләр. Ә 31 декабрьгә 7 гыйнвар ялы күчә. Димәк, 2024 елда Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә үк башланачак. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading