16+

Ампутацияләнгән аяклы ефрейтор егет Эльбрус тавына менгән

Ампутацияләнгән аяклы ефрейтор егет Эльбрус тавына менә һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорый.

Ампутацияләнгән аяклы ефрейтор егет Эльбрус тавына менә һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорый.

Ставрополь егете ефрейтор Бутаковны "Батырлык өчен" медале белән бүләкләгәннәр.

Илья хәрби бәрелеш вакытында уң аягын югалткан.

Узган елның җәендә ефрейтор Илья Бутаков Эльбруска менгән. Протезлы аягы белән. Илья хәрби бәрелеш вакытында уң аягын югалткан. Ләкин алган ярасы егетне рухи ятктан сындырмый. Хәзер ул кабат махсус операция зонасына пилотсыз очкыч буенча инструктор булып китәргә җыена.
Илья 2022 елның августында үз теләге белән контракт төзеп китә. БМП-2дә механик-йөртүче булып хезмәт итә. 30 октябрьдә хәрби бәрелеш вакытында машинаны шартлаталар. Төркем чигенә башлый. Илья хезмәттәшләре белән җитәкчелек итүне үз өстенә ала.

– Безнең позицияләрне миномет утына тоттылар, – дип сөйләгән Илья Бутаков "Комсомольская Правда - Төньяк Кавказ" хәбәрчесенә биргән интервьюсында. – Башым яраланды. Нәкъ биш минуттан соң икенче мина килеп төште, аягымны яралады.
Боец СВО из Предгорья покорил Эльбрус Соцсети главы Предгорного округа

Илья яраланган килеш тә подразделение белән командалык итүен дәвам итә. Өченче мина аны һәм командирын сугыш кырыннан алып чыккан сугышчы өстенә төшә.

– Һөҗүмне үз өстемә алдым. Иптәшемне капладым. Мина кыйпылчыгы минем аркама, аның башына эләкте. Мин аны 40 минут дәвамында аңына китердем. Аннары безне эвакуацияләделәр, - дип искә ала Ильяс. Ефрейтор Бутаковны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр

Аягын саклап калып булмый. Аны Донецк госпиталендә ампутациялиләр. Аннары Ильяны Ростовка җибәрәләр. Соңыннан Балашихадагы Бурденко исемендәге хәрби госпиталь филиалында дәвалана хәрби.

"Гомумән алганда, ярты елга якын вакытымны хастаханәләрдә үткәрдем, – ди Илья. - Беләсезме, безгә балалардан килгән хатлар көч-куәт биреп торды. Аларны көн саен диярлек китерделәр. Мин барысын да саклыйм. Алар бик дулкынландыргыч".
Госпитальләрдә дәваланулардан соң Илья Ставропольега кайта. Пятигорскида хәрбигә протез ясаганнар.

"Бер айдан артык йөрергә өйрәндем. Һәм үземне ышанычлы хис итә башлагач, хезмәттәш дусларым белән Эльбруска киттем. Бу июнь урталарында иде. Өч мең метрдан артык күтәрелдек".

Хәзер Илья махсус хәрби операция зонасына китәргә ниятли. Ул БПЛА операторына укыган һәм инструктор булып хезмәт итүен дәвам итәргә тели.

"Мин хәзер риза бирүләрен көтәм. Монда үземә урын таба алмыйм. Мин анда кирәклегемне аңлыйм. Егетләргә ярдәм итәргә кирәк".

Ильяның туганнары хәрбинең карарына тыныч карый: "Үгетләргә тырышмыйлар. Ватанны сакларга кирәк. Ни генә булмасын, алар мине аңлый".

Фото: Предгорный округы башлыгының социаль челтәреннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading