Белеп тор!
Җәй – яллар чоры. Күпләр ялын чит илдә уздырырга омтыла. Әмма кайвакыт рейслар берничә сәгатькә тоткарланып, ял итү кәефе югала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Җәй – яллар чоры. Күпләр ялын чит илдә уздырырга омтыла. Әмма кайвакыт рейслар берничә сәгатькә тоткарланып, ял итү кәефе югала.
Күбебез мондый очракта нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә икәнен дә белми. Шуңа да Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) авиарейсны туктатып тору, гамәлдән чыгару, тоткарлау яки күчерү вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатты.
Гомуми кагыйдәләр нигезендә, пассажирны җибәрүне, самолетны тоткарлаган яки самолет килү соңарган очракта, ташучы оешма пассажирга штраф түли. Расписание үзгәргәндә пассажирга бу хакта теләсә нинди үтемле ысул белән хәбәр ителергә тиеш.
Роскомнадзор шулай ук тәнәфесләр, тоткарлыклар, ташучы гаебе белән маршрутны үзгәртү, рейс гамәлдән чыгарылу очрагында пассажирларга берничә төрле хезмәт күрсәтелергә тиеш дип искәртә.
Җиде яшькә кадәрге баласы булган пассажирга ана һәм бала бүлмәсен бирү, рейсны ике сәгатьтән артык көткән вакытта ике телефон шалтыратуы яки ике электрон почта буенча хәбәр җибәрү каралган.
Шулай ук ике сәгатьтән артык вакыт узганда – эчемлек белән, рейс җибәрүне көтү дүрт сәгатьтән артса, кайнар ризык белән тәэмин ителә. Алга таба һәр алты сәгать саен – көндез һәм һәр сигез сәгать саен төнлә кабатлана. Рейсны көтү көндез – сигез сәгатьтән, төнлә алты сәгатьтән артканда, пассажир кунакханәгә урнаштырыла.
Шундый очракларда транспорт белән аэропорттан кунакханәгә кадәр һәм кире кунакханәдән аэропортка кадәр транспорт белән тәэмин ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
Комментарийлар