Буа һәм Түбән Камада - икешәр очрак (яңа статистика)
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган, шуларның икесе авыруны – чит илдә, 23е башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган, шуларның икесе авыруны – чит илдә, 23е башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
Бу хакта республика оператив штабы хәбәр итә.
«Өч кеше хастаханәгә озатылган, 22се өендә дәвалана», - дип ачыклык керттеләр коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта.
Инфекция йоктыручыларның күбесе (12 кеше) 30-50 яшь аралыгында теркәлгән. Авырулар арасында 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк, берсе – балигъ булмаган.
Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанга (19 кеше) туры килә. Буа һәм Түбән Кама районнарында икешәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 6 мең 694 очрагы теркәлгән, шуларның 5 мең 532се (20се – узган тәүлектә) терелгән.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә балалар уенчыклары турында ГОСТ үз көченә керәчәк
-
#Җәмгыять
Татарның аш-сулары да кунаклар дәшә
-
#Язмалар
“Мондый зур балык тотканым юк иде”: көрәшче егет 70 килолы җәен тоткан
-
#Кыскача яңалыклар
Казан үзәгендәге төзелеш мәйданчыгында борынгы кеше сөякләре табылган
-
#Авыл
Аларны уып иснәп, хәтта кабып та карый
Комментарийлар