Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары программасы билгеле
Казан шәһәренең Меңьеллык мәйданында Җиңү көненә багышланган төп бәйрәм чаралары узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казан шәһәренең Меңьеллык мәйданында Җиңү көненә багышланган төп бәйрәм чаралары узачак.
Тамаша сәгать 10.00 дә башлана. Әмма оештыручылар чарага иртәрәк килергә киңәш итә, чөнки төп мәйданга керер өчен махсус контроль пунктларын узарга кирәк. Алар Кремль метро станциясе һәм Казансу яр буе ягында урнашкан. Мәйданга спиртлы эчемлекләр кулланган, кулларында зур габаритлы әйберләр булган кешеләрне кертмәячәкләр.
Тамашада меңнән артык хәрби һәм бу юнәлештә белем ала торган студентларның катнашуы көтелә. Парадка килүчеләргә 24 данәдән торган хәрби техника тәкъдим ителәчәк. Алар арасында тарихи “Т-34” танкы да, заманча хәрби техника да бар.
Моннан тыш ретро автомобильләрне дә күрергә мөмкин булачак.
Техника колоннасы узганнан соң тамашачыларга концерт программасы күрсәтелә.
Концертка килгәндә, Җиңү бәйрәмендә меңләгән кеше катнашында хор һәм татар эстрадасының танылган йолдызлары катнашуы көтелә. Шулай ук бәйрәмгә Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев та чакырулы. Ул Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән чыгыш ясаячак.
Бәйрәм чаралары кичке 10 да, салют белән тәмамланачак.
Мәскәүдә уза торган Җиңү парадында 131 хәрби техника һәм 77 самолет һәм вертолет катнашуы көтелә. Бәйрәмдә Россия Президенты Владимир Путин да ветераннарны котлаячак. Татарстаннан парадта "Татарстан Республикасы ветераннары союзы" җитәкчесе, генерал-майор А. Юлдашев чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
Комментарийлар