Шәһри Казан

Иске Казанда милли моңнар

23 август көнне Иске Казан дәүләт тарихи мәдәни һәм табигый музей тыюлыгында «Иске Казанда милли моңнар» дип исемләнгән хәйрия концерты узачак.

Әлеге чара рак белән авыру балаларга, Ярдәм мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы сабыйларга тотылачак. "Иске Казанда милли моңнар" фестивалендә 30дан артык эстрада җырчысы чыгыш ясар дип көтелә.

Реклама

Хәйрия концертында Татарстанның танылган артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Рәсим Низамов, ИлСАф, Дилә Нигъмәтуллина, Нурзадә, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Мөнир Рахмаев һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Фестивальдә җыелган акчалар «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенә һәм Анжела Вавилова исемендәге Фондка юлланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: