Хохорин автомәктәпләрдә белем бирү сыйфаты турында: «Кайбер укучылар имтихан вакытында гына йөрергә өйрәнә»
Татарстанда автомәктәпләр эшчәнлегенә контроль юк дәрәҗәсендә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда автомәктәпләр эшчәнлегенә контроль юк дәрәҗәсендә.
Машина йөртү стажы 2 ел чамасы булган машина йөртүчеләр катнашындагы юл һәлакәтләре соңгы 2 ел эчендә кимегән. Әмма, бу уңайдан, белем бирү учреждениеләренә карата сораулар күп. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте.
Хохорин билгеләп үткәнчә, хәзер имтиханның теоретик өлешен беренче тапкырдан һәр икенче курсант, ә гамәли өлешен - һәр бишенче укучы тапшыра. Эчке эшләр министрлыгы үткәргән тикшерүләр буенча автомәктәпләрдә хокук бозулар саны чиксез. 71 хезмәткәрнең административ җаваплылыкка тартылуы да әнә шул хакта сөйли.
"Кайбер очракларда укучылар имтиханны тапшырырга килгәч кенә йөрергә өйрәнә. Берничә тапкыр имтихан тапшырырга килгәч тә, курсант инде күнекмәләрен арттыра бара", - дип билгеләп үтте Татарстанның баш полицейские.
Министр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгын автомәктәпләр эшенә контрольне көчәйтү тәкьдиме белән чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар