Бу көннәрдә Башкортстанның Калтасы районы торак пунктларының берсендә коточкыч хәл булган.
13 яшьлек укучы кызны көчләүдә катнашканы өчен аның үз әнисе тоткарланды, дип яза "Кызыл таң". Соңрак шикләнелүчене дә тоткарлаганнар, ул - хатын белән яшәгән 32 яшьлек ир.
Хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткәнчә, булган хәл турында полициягә баланың әтисе хәбәр иткән. Кыз аңа әнисе күз алдында бу җәйдә үги әтисенең мәсхәрәләве турында сөйләгән. Шул ук вакытта әлеге хәл вакытында хатын кызын тотып торган, тынычландырган һәм шауламаска кушкан.
Җинаятьтә шикләнелүчеләр кулга алынган. Тикшерү дәвам итә.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар