16+

"Мин "Казан Егетләре" төркеменнән киттем..."

Популяр татар җыр төркеме әгъзасы Радик Шәрәфиев социаль челтәрләрдә шундый белдерү ясады.

Популяр татар җыр төркеме әгъзасы Радик Шәрәфиев социаль челтәрләрдә шундый белдерү ясады.

Әйе, мин «Казан Егетләре» төркеменнән киттем... Бу сүзләрне әйтмәсмен дигән идем, ләкин әйтергә туры килде. 2 ел төркемдә бөтен җанымны, күңелемне биреп егетләр белән бергә иҗат иттек. Егетләргә, продюсерга рәхмәтләрем зур, беркемгә дә начар сүзләрем, уйларым юк. Егетләрне хөрмәт итәм, бернинди начарлык теләмим, бары тик яхшылык! Әйбәт мәктәп үтелде. Күп нәрсәләргә өйрәндем, үземнең бар көчемне, белгәнемне куеп эшләдем, 100% үземне төркемгә бирергә тырыштым. 

Шулай да мин үземне үз тәлинкәмдә түгел икәнемне аңладым. Бәлки кемнәрдер мине җилбәзәк дип әйтер, үз сүзендә тормый дияр, әгәр сезгә шулай уйларга уңайлы икән, мин акланып тормыйм! Мине чынлап белгән кешеләр, алдамаслар, мин тик утыра белмим, миңа һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Һәр кешенең тормышында ялгышы һәм туры юлы булырга тиеш. Төркем - минем ялгышым түгел, ул мине туры юлга бастыручы ролен үтәгән вакыт дип ышанып каласы килә!
Егетләргә бары тик уңышлар телим! 
2020-2022.
Хәерлегә булсын...

Ахырда "Продолжение следует..." дип тә куйган Радик.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайсысы Радик сон боларнын?

    Мөһим

    loading