16+

Чит илләр яшьләре “зур кеше” булгач, Казанны онытмыйлар

Татарстан башкаласында 14-18 майларда, “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024” кысаларында, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Xнчы форумы, шулай ук яшь дипломатларның VIIIнчы форумы була.

Чит илләр яшьләре “зур кеше” булгач, Казанны онытмыйлар

Татарстан башкаласында 14-18 майларда, “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024” кысаларында, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Xнчы форумы, шулай ук яшь дипломатларның VIIIнчы форумы була.

Россия Президенты Владимир Путин 2003 елда Малайзиягә эшлекле сәфәре вакытында Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керергә теләге барлыгы турында әйтә. 2005 елда Россия шушы оешмага күзәтүче сыйфатында кабул да ителә.

– Казанда уза торган форумнарда 2014 елдан башлап 55 чит илдән 1 меңнән артык яшь эшкуар катнашты. Форумның максаты – Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә омтылган чит илләрнең яшь эшкуарларына теләктәшлек күрсәтү, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстанның яшь дипломатлар академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова:”Чит илләрнең яшь дипломатлары инде зур җитәкчеләр булып үсеп җиткәч тә Казанда форумда катнашкан чакларын онытмыйлар, Татарстан белән хезмәттәшлек элемтәләрен үстерүгә булышалар”, – диде. “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова:”Казандагы форум яшь эшкуарларга үзара танышу һәм хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыру өчен зур мөмкинлекләр бирә”, – дип, җавапны тулыландырды.

– Россия Президенты Владимир Путин һәм Россиянең тышкы эшләр министры вазифасын башкаручы Сергей Лавров дөреслеккә корылган күп полярлы дөнья оештыруга әһәмият бирәләр. Татарстанны чит илләрдә таныйлар, Татарстан чит илләр белән хезмәттәшлек элемтәләрен үстерүгә тырышлык куя. Казанга быел яшь дипломатлар форумына 20 илдән киләләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яшь дипломатлар белән очрашуы матур традициягә әверелде, очрашу быел да булачак, – диде Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading