Минтимер Шәймиевкә мактау билгесе тапшырдылар
Мәскәүдә узган Россия Федераль Җыены Федерация Советының утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәскәүдә узган Россия Федераль Җыены Федерация Советының утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар белән ул Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын яңадан торгызу буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аеруча «Яңарыш» фонды турында сөйләде.
- Узган ел Болгар тарихи-археология комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән иде, хәзер без Зөянең аерым объектларын ЮНЕСКОга кертү өчен әзерлибез. Бу юл озын, катлаулы, авыр. Бу исемлеккә керергә теләүчеләр бик күп, - ди Минтимер Шәймиев.Татарстан Дәүләт киңәшчесе тарихи мирасны торгызуда ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен җиткерде, төп меценатларның исемнәрен дә атады. Тарихи ядкәрләрне яңадан торгызу - Татарстанга туристларны җәлеп итүнең бер юлы икәненә дә басым ясады.Сүз уңаеннан, узган ел Болгарда 280 мең, Зөядә 180 мең кеше кунак булган. Утырышта Минтимер Шәймиевкә Федерация Советының югары бүләге - "Парламентаризм үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен" дигән мактау билгесе тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
Комментарийлар