16+

Путин белән туры элемтә газлы иткән

Карачай-Черкессия республикасында гомер кичерүче Роза Каппушева җәй көне Владимир Путинга туры элемтә вакытында Усть-Джегут шәһәрендә газлаштыру мәсьәләсе авырлык белән чишелә дип зарланган иде.

Карачай-Черкессия республикасында гомер кичерүче Роза Каппушева җәй көне Владимир Путинга туры элемтә вакытында Усть-Джегут шәһәрендә газлаштыру мәсьәләсе авырлык белән чишелә дип зарланган иде.

200 метр читтәрәк булган газүткәргечтән линия тартып, өйләрне газлаштыру эшләре өчен һәр гаилә 200 мең сум түләргә тиеш булган. Президент бу мәсьәләне үз контроленә алачагын һәм җир кишәрлекләренә хәтле газ линиясен тарту бушлай булырга тиеш дип белдергән иде.

Август уртасында газ линиясе сузу эшләре тәмамланып, Каппушева гомер кичергән Усть-Джегат шәһәрендәге 48 йортка газ кергән. План буенча бу эшләр киләсе елда гына тәмамланырга тиеш булган.

Реклама

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading