16+

Россиялеләрне алты көнлек эш атнасы көтә

Исегезгә төшерәбез, шимбә-28 декабрь эш көне булачак.

Исегезгә төшерәбез, шимбә-28 декабрь эш көне булачак.

Иң күңеллесе шунда ки, аннан соң 11 көнлек Яңа ел каникуллары башланачак. Ә тагын 2025 елда Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш атнасы кыскартылган, ягъни ике көнлек булачак. Пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда эшкә чыгарга туры киләчәк. 

Киләсе елда 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 4 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре була. Кайбер бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, Министрлар Кабинеты эшләми торган көннәрне 2 һәм 8 майга, 13 июньгә, 3 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерүне раслады.

Яңа ел каникуллары 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар), ә май бәйрәмнәре ике тапкыр дүртәр көн (1-4 май, 8-11 май) дәвам итә. Июньдә россиялеләр шулай ук дүрт көн рәттән (12-15 июнь) ял итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading