16+

Россиядә яшүсмерләр приют хайваннарын күбрәк үзләренә ала башлаган

Россиядә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм 64 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында приют хайваннарын үзләренә алу очраклары арткан.

Россиядә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм 64 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында приют хайваннарын үзләренә алу очраклары арткан.

Бу хакта T2 операторының Big Data аналитиклары хәбәр итә.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, приюттан хайван алучылар арасында яшүсмерләр өлеше 2,5 тапкырга, ә өлкән яшьтәге кешеләрнеке 1,5 тапкырга арткан.

Приют хайваннары белән күбрәк 35–44 яшьлек кешеләр кызыксына. Алар арасында хатын-кызлар 65 проценттан артык өлешне тәшкил итә.

Белгечләр фикеренчә, яшүсмерләрнең хайваннар алуга кызыксынуы мөстәкыйльлеккә омтылу һәм җаваплылык хисе үсү белән бәйле. Ә өлкән яшьтәге кешеләрнең йорт хайваннары турында кайгырту өчен буш вакытлары күбрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading