16+

Рузилә Хәйретдинова: "Кайберәүләр мине ир-ат хисабына яши дип уйлый, күрәсең..."

Җырчы күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен операция ясаткан.

Җырчы күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен операция ясаткан.

Җырчы Рузилә Хәйретдинова күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ул күкрәкләрен зурайту өчен операция ясаткан. Социаль  челтәрдә Рузиләне күзәтүчеләр операция өчен кем акча түләве белән кызыксынган. 
"Мондый сораулар килә икән инде, кайберәүләр мине ир-ат хисабына яши дип уйлый, күрәсең. Әмма минем хәзер булган әйберләрем үҗәтлегем, дисциплиналы булуым һәм рәхәт, яхшы тормышта яшәү теләгемә генә бәйле. Минем тормыш девизым: эшләргә һәм берәүдән дә бернәрсә дә көтеп утырмаска",- дип җавап язган Рузилә Хәйретдинова. 
Җырчы сүзләренчә, ясатылмаган иреннәр һәм күкрәкләрсез дә ул ир-атларның игътибарын җәлеп иткән һәм моның белән проблемалар булмаган. 
"Бу минем хыялым иде. Комплексларым бар иде. Эш ир-атларда түгел, мин үземнән канәгатьлек алам һәм бу бик шәп",- ди ул. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading