Сак булыгыз: юлларда бозлавык!
Татарстан гидрометеорология үзәге һава шартларының начараюы турында кисәтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан гидрометеорология үзәге һава шартларының начараюы турында кисәтә.
10 ноябрь көнне һава температурасы 0 градустан – 4 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Секундына 15-17 метрга кадәр көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә, юлларда урыны белән бозлавык булачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе татарстанлыларга, көчле җил булганда, биналардан чыкмаска һәм балаларны күзәтүсез калдырмаска, шулай ук тәрәзәләрне ябарга, балконнардан тышкы якка егылып төшәргә мөмкин булган предметларны алып куярга киңәш итә. Көчле җилдән йорт диварлары, тукталышлар һәм төзелеп бетмәгән биналар янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка материаллар төшүе ихтимал. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
Бозлавык вакытында машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калудан баш тартырга кирәк. Тукталган очракта ерактан күренә торган жилет кулланырга кирәк. Җәяүлеләргә юлларны чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска, кирәк булган очракта транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә һәм ерактан күренә торган жилет яки яктылыкны кире кайтара торган кием элементларын кулланырга киңәш ителә.
Чыганак: kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар