16+

Санкция кагылмаган Төркия инвесторлары билгеле булды

Исемлеккә барлыгы 53 компания һәм оешма кергән.

Исемлеккә барлыгы 53 компания һәм оешма кергән.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия белгечләрен эшкә җәлеп итү рөхсәт ителгән Россия компанияләренең исемлеген расланды. Алар арасында производстволары Татарстанда булган 9 оешма бар. Исемлеккә Алабуганың «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, «Амара» ҖЧҖ, «Дизайн Рус» ҖЧҖ, «РМ-строй» ҖЧҖ, «Хаят Кимья» ҖЧҖ, Чаллыдан «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ һәм «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ ("Алабуга" МИЗ) кертелгән. Арада Казанның - «Гемонт» ҖЧҖ һәм «Полистройкапитал» ҖЧҖ оешмалары да бар.

Шул ук вакытта РФ Хөкүмәте Төркия компанияләренә төзелеш, туристлык һәм кунакханә бизнесын тыйды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading