16+

Сайлаулар да дистанцион узачак

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары  республика Сайлау кодексына  үзгәрешләр кертүне хуплады.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары  республика Сайлау кодексына  үзгәрешләр кертүне хуплады.

Хәзер бар нәрсә дә электрон форматка кайтып бара. Пандемия бу тенденцияне тагын да көчәйтте. Хәтта онлайн гына туйлар да үткәрелә башлаганнар иде.

Инде менә сайлауларны дистанцион уздыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары  республика Сайлау кодексына  үзгәрешләр кертүне хуплады. Аның нигезендә, электрон бюллетеньнәр файдаланып, сайлаулар һәм референдумнар үткәрү каралган.

“Мондый тәҗрибәләр эксперимент буларак Курган, Мурманск, Түбән Новгород, Ростов, Ярославль өлкәләрендә, Севастопольдә кулланылды. Быел, 11 сентябрьдә мондый формада сайлауларны Калининград, Новгород, Томск, Ярославль, Калуга, Курск, Псков өлкәләрендә үткәрергә планлаштыралар. Дистанцион электрон сайлау гадәти сайлауларга алмаш буларак түгел, ә  аның белән бер дәрәҗәдә булуын да искәртәсем килә”, - дип аңлатты депутат Альберт Хәбибуллин.

(Язманың тулырак вариантын газетабызның киләсе санында укый аласыз). 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading