16+

"СЛЭМ”: Казанда шагыйрьләр ярыша

14 август көнне Казанның Черек күлендә Идел буе төбәкләре арасында беренче тапкыр “СЛЭМ” заманча шагыйрьләр фестивале була.

14 август көнне Казанның Черек күлендә Идел буе төбәкләре арасында беренче тапкыр “СЛЭМ” заманча шагыйрьләр фестивале була.

“СЛЭМ”-- ярыш, батл дигәнне аңлата. Ягъни шагыйрьләр үзләренең иҗатларын тамашачыларга җиткереп кенә калмыйча, үзара ярышачак та. Җиңүчене исә жюри түгел, ә онлайн тавыш бирү ярдәмендә халык үзе билгеләячәк. Тавыш бирүдә “СЛЭМ”на тамаша кылырга килүчеләр генә катнаша алачак. Фестивальгә кунак буларак танылган шагыйрә Ах Астахова чакырулы.

Реклама

Фестиваль әле беренче генә тапкыр үткәрелә. Шулай булуга да карамастан, оештыручылар кунакларга бай программа тәкъдим итә. Биредә шигырьләрдән тыш, лекцияләр тыңларга, балаларга шигырь укучылар конкурсында катнашырга мөмкин. Фестивальдә рус телле шигъриятькә басым ясалса да, балалар арасында татарча шигырь сөйләргә теләк белдерүчеләр дә бар икән. Монысы сөендерә. Миллион сумнан артык акча тотып, Татарстан башкаласында шундый дәрәҗәдә чара үткәрәләр икән инде, татарга да бераз мәйдан бирергә кирәктер. Күңел өчен генә булса да. Яисә инде Ркаил Зәйдуллага яшь шагыйрьләрне туплап, үзебезгә шундый форматтагы чара үткәрергә. Заманасына яраклашып иҗат итә торган, фикерле яшь шагыйрьләр бездә аз түгел, лә!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading