Табибларга торак алуга сертификат бирмәкчеләр. Әмма бөтенесенә дә түгел
Дәүләт Думасында табибларга торак сертификатлары бирергә тәкъдим итәләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасында табибларга торак сертификатлары бирергә тәкъдим итәләр.
Шуның ярдәмендә аларны төбәкләргә җәлеп итмәкчеләр. Әмма моның өчен табиблар дәүләт медицина учреждениеләрендә кимендә биш ел эшләргә тиеш булачак. Торак сертификатларын кертү тәкъдиме белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТАСС.
Сертификатны арзанрак бәядән торак сатып алу яки арендалау, йә торакка беренчел кертем өчен кулланырга мөмкин булачак, дип аңлата ул. Даванков билгеләп үткәнчә, бу инициатива табибларның регионнарга килүенә ярдәм итәчәк, шулай ук белгечләр кытлыгы проблемасын хәл итәчәк. Программаны ташламалы ипотека буенча гамәлдәге программаларны яңадан карау исәбенә финансларга мөмкин, ди ул. Исегезгә төшерәбез: ташламалы ипотека 2024 елда бетәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Татарның аш-сулары да кунаклар дәшә
-
#Язмалар
“Мондый зур балык тотканым юк иде”: көрәшче егет 70 килолы җәен тоткан
-
#Кыскача яңалыклар
Казан үзәгендәге төзелеш мәйданчыгында борынгы кеше сөякләре табылган
-
#Авыл
Аларны уып иснәп, хәтта кабып та карый
-
#Язмалар
Нишләп уклауга рюмка бәйлиләр һәм пашул ботка ул нәрсә?
Комментарийлар