Татарстан 100 миллионлы булды!
Әлмәттә республиканың кече нефть компанияләренең 100 нче миллион нефть табуына багышланган чара узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әлмәттә республиканың кече нефть компанияләренең 100 нче миллион нефть табуына багышланган чара узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, кече нефть компанияләренең Татарстан буенча запас өлеше якынча 20 процентны тәшкил итә. Аларның нефть чыгару өлкәсендәге өлеше төбәк буенча 1997 елда 3 процент булса, 2015 елда ул - 22 процент.
Узган елны кече нефть компанияләре 7 миллион тонна нефть чыгарган, ел саен бюджетка 70 миллиард сумга якын акча күчерәләр, шул исәптән 7 миллиард сум - консолидацияләнгән бюджетка (узган елны - 7,4 миллиард сум). Барлыгы 8 мең эш урыны булдырылган. 2010 елдан кече компанияләрнең еллык инвестиция күләме 7 миллиардтан 14 миллиардка кадәр арткан.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, республикада эре нефть компаниясе белән кече нефть компанияләре, үзара килешеп, нәтиҗәле эшли. Соңгылары кечкенә, аз рентабельле, катлаулы чыганак урыннарында дөрес эшли белү сәләтен күрсәтте. Аларның потенциалы әлегә ахырга кадәр ачылмаган, дип саный ул.
- Кече нефть компанияләре аз гына вакыт эчендә производство инфраструктурасын булдырды, 40 нефть чыгару урынын табыш бирерлек итеп эксплуатацияләделәр. Бүген аларның саны 94кә җитте, - дип ассызыклап үтте «Татнефть»нең генераль директоры Наил Маганов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
Комментарийлар