Татарстанда узган тәүлектә ковидның 97 яңа очрагы ачыкланган.
Республикада пандемия башланганнан бирле СОVID-19ның 42 060 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.
Авыруларның 40%процентка кимүе күзәтелә. Декабрьдә ноябрьгә карата дәрәҗә 1,8 тапкырга кимеде.
10 102 кеше күзәтү астында кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков тәүлек эчендә 170 кешенең сәламәтләнүе турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар