16+

Татарстанның танылган табибы вафат

Мәрхүмне туган ягында җирләячәкләр.

Мәрхүмне туган ягында җирләячәкләр.

Татарстанның танылган табибы, Түбән Кама Үзәк хастаханәсе баш табибы Вагыйз Фазылҗанов вафат. Аңа 65 яшь булган, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Вагыйз әфәнде 35 ел гомерен медицинага багышлаган, шуның 12 елын баш табиб булган. Ул онкология бүлегендә эшләгән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр табиб пациентларына операцияләр ясаган.

Фазылҗановның үлем сәбәбе хакында мәгълүмат юк.

Мәрхүмне 11 декабрь көнне туган ягы Арча районы Шушмабаш авылында җирләячәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading