16+

Туган көне сайлау белән бер көнгә туры килгән

17 март көнне Минзәләдә яшәүче Чулпан Рахманова икеләтә күңелле вакыйга кичерә.

17 март көнне Минзәләдә яшәүче Чулпан Рахманова икеләтә күңелле вакыйга кичерә.

 Беренчедән, бүген аның туган көне. Икенчедән, нәкъ менә туган көнендә ул сайлауга барып, тавыш биреп кайтты. Бу хакта "Минзәлә" басмасы яза.

- Бездә сайлау участогына бөтен гаилә белән бару гадәти хәл иде, – ди Кадетлар мәктәп-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы Чулпан Рахманова. – Без дә, дүрт бала, әти-әниебез белән бергә сайларга йөри идек. Бүген сайлауларга ирем белән килдем. кызларыбыз килә алмады, алар институтта укыйлар.  Үз илемнең, үз төбәгемнең, шәһәремнең язмышына битараф булмау үзем һәм гаиләм өчен сайлауларның асылы шунда.

Бюллетень урнага җибәрелде, ә Чулпан ире Илнар белән бергә өенә ашыкты. Чөнки тиздән туганнары һәм дуслары аларга кунакка киләчәк.

День рождения в день выборов: и праздник, и ответственность

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading