Уфада 17 яшьлек үсмер керпеләрне үтереп йөри, берсен агачка да асып куйган
Уфада керпеләрне күпләп юк итәләр. Шәһәр халкы керпеләрне үтерүдә 17 яшьлек үсмердән шикләнә, дип яза “Кызыл таң”.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Уфада керпеләрне күпләп юк итәләр. Шәһәр халкы керпеләрне үтерүдә 17 яшьлек үсмердән шикләнә, дип яза “Кызыл таң”.
Соңгы берничә көн эчендә Уфаның Блюхер урамы буендагы урман-парк зонасында эт асраучылар биш керпе үләксәсе тапкан. Җәнлекләрдә көч кулланып үтерү эзләре табылган. Бер җәнлекне бөтенләй агачка асып куйганнар. Халык 17 яшьлек егеттән шикләнә. Ул еш кына паркта сугышчан токымлы ике эт белән йөри икән.
“Керпеләр чир тартучылар, янәсе, этләргә чир йокмасын өчен аларны үтерәчәкмен. Бу – сезнең эш түгел”, дигән ул. ”Вести-Башкортстан” ул егет белән сөйләшкән кешенең сүзләрен китерә.
Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә тикшерү башлану турында хәбәр итәләр. Шик төшкән кешене “хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә” маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
Комментарийлар