Сораштырулар 4-10 апрель көннәрендә үткәрелгән.
4-10 апрель көннәрендә “ВЦИОМ-Спутник” халык фикерен белешкән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 79,6 проценты Россия Президенты Владимир Путинның эшчәнлеген хуплавын белдергән. Ә 12,9 процент җавап бирүче хупламавын искәрткән, 15,1 проценты ил башлыгына ышанмавын әйткән.
Телефон аша үткәрелгән сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан.
0
Комментарийлар