5 декабрьдә “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2020-2021 елгы беренче өч этабы җиңүчеләрен бүләкләү һәм ябылу тантанасы узды.
Быел ул пандемия аркасында тәүге тапкыр онлайн форматта үткәрелде. 16 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәрге ярышларда өч меңнән артык профессионал һәм белгечләр катнашкан. Ярышлар 238 компетенцияләрдә узган.
“WorldSkills хәрәкәте егетләр һәм кызларга үзеңне күрсәтергә, үз талантларыңны тәкъдим итергә, киләчәктә предприятиләрдә кирәкле профессионал булырга мөмкинлек тудыра. Республика традиция буенча лидерлыкка омтыла. Сентябрьдә милли ярышлар узды, анда Татарстан беренче урынга лаек булды. Ә хәзер безнең алда Башкортстанда уздырылачак милли чемионатка әзерлек тора”, - диде сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Быел беренче тапкыр конкурска МВД кул астындагы компетенцияләр тәкъдим ителде. Полиция хезмәткәрләре конкурсантларга киләчәктә профессиональ уку йортына керергә киңәш бирделәр.
2021 елның язында региональ чемпионатның җиңүчеләре ярымфиналда көч сынашачак. Җәен исә Уфа шәһәрендә чемпионатның финалы узачак.
Айзилә Сабирова
Фото: http://almet-rt.ru
Комментарийлар