Зыян китермә. "Татмедиа"да пациентларның куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар
17 сентябрьдә дөнья күләмендә пациент куркынычсызлыгы көне билгеләп үтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
17 сентябрьдә дөнья күләмендә пациент куркынычсызлыгы көне билгеләп үтелә.
Пациент куркынычсызлыгы дигәндә, медицина ярдәме күрсәтүнең имин шартлары; медицина тыкшынуларын үткәргәндә куркынычсыз техника куллану; медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле инфекцияләрне профилактикалау; дару препаратларын куркынычсыз куллану; мәгълүмат саклауны тәэмин итү; медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруның имин мохите күз алдында тотыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кушуы буенча, 2020 елның 20 октябреннән дарулар тәкъдим ителгән сайтларны ныклап тикшерә башлаганнар. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр Россия Федерациясендә теркәлмәгән дару препаратларын сатуга куйган 700дән артык сайт табылган, 600дән артык сайтның эшчәнлеген туктатканнар.
Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәмәдиев сүзләренчә, бүгенге көндә хастаханәләрдә пациентны кабул иткәндә, ике төрле идентификация буенча (ФИО һәм медицина картасы номеры буенча) браслет бирелә. Бу авыруның хәле авырлашканда яки адашып палатасын таба алмаганда тиз арада ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Пациентның төрле чирләре булу-булмавына карап, браслет төсләре аерыла икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
Комментарийлар