Муниципаль җирлекләр көч сынаша
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан республикабызда муниципаль берәмлекләр арасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” исемле конкурс игълан ителде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан республикабызда муниципаль берәмлекләр арасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” исемле конкурс игълан ителде.
Җиңүчегә бүләге дә саллы — 3 000 000 сум! Көч сынашыр өчен 13 мәйдан — башкалабызның төрле концерт-театр биналары билгеләнгән. Конкурсның төп шарты — һәр муниципаль җирлекнең чыгышында үз ягына гына хас милли үзенчәлекләр чагылыш табарга тиеш. Халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли ашлары, һөнәр-кәсепчелек үрнәкләре белән мастер класслар үткәрү, үткәнен чагылдырган күргәзмәләр оештырулары да шарт.
31 март көнне старт алган конкурс чаралары 24 ноябрьгә кадәр ел буе дәвам итәчәк. Беренче булып Лениногорск районы вәкилләре казанлыларны Халыклар дуслыгы йортына күңелле очрашуга чакыра. Керү ирекле.
— Бу иң мөһим проектларның берсе. Ул һәр районга үзенең мәдәни югарылыгын күрсәтү белән беррәттән, республикабызда яшәүче 173 милләт вәкиленә гореф-гадәтләрен, йолаларын барлау мөмкинлеге дә бирә, — дип ассызыклады мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин журналистлар белән очрашуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар