16+

100 яшьлек ветеран тавыш бирде

Олы яшьтә булуына карамастан, Минхәят апа Якуповаилдәге вакыйгаларны күзәтеп тора.

Олы яшьтә булуына карамастан, Минхәят апа Якуповаилдәге вакыйгаларны күзәтеп тора.

Бу юлы ул ил Президентын сайлауда үз тавышын өйдә бирергә карар итә, һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары аның янына юл тота. Бу хакта Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты хәбәр итә. 

Минхәят Якупова 98 яшькә кадәр тавыш бирү участогына үзе йөргән. Бу көннәрдә ветеран ураза тота, Коръән укый икән.

Минхәят апа Чаллыда 51 ел яши. ТАССРның Зәй районы Аксар авылында туган. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышыннан соң үзенең хезмәт эшчәнлеген Зәй гидроэлектростанциясендә изоляцияче вазифасында башлый, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Минхәят апа Якупова тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading