16+

14 ел буе үз баласын күрмәгән

Әгерҗе районында яшәүче бер хатын-кыз җинаять эше кузгатылганнан соң гына, алимент буенча бурычларын түләгән һәм эшкә урнашкан.

Әгерҗе районында яшәүче бер хатын-кыз җинаять эше кузгатылганнан соң гына, алимент буенча бурычларын түләгән һәм эшкә урнашкан.

Хатын баласын тапканнан соң аның хәл-әхвәле турында белешмәгән, аны күрмәгән дә. Сабыйны 14 ел дәвамында опекуны тәрбияләгән. Шул вакыт эчендә малай үз әнисеннән бернинди ярдәм алмаган.

2019 елда суд хатын-кызны ай саен алимент түләргә мәҗбүр иткән. Ана кеше беркайда да эшләмәгән һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаган. Ул суд приставлары куйган таләпләрне игътибарсыз калдырган һәм элемтәгә чыкмаган. Аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Суд әни кешегә 10 тәүлек арест билгеләгән. Мондый төр җәза аны уйланырга мәҗбүр иткән - ул алиментлар түли башлаган, әмма озакка түгел. Озак вакыт элемтәгә чыкмагач, хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Аны мәҗбүри рәвештә суд приставлары бүлегенә китергәннәр. Ирегеннән мәхрүм ителүдән куркып, берничә көннән соң ул баласы алдындагы бурычын түләп бетергән. Алай да җинаять җаваплылыгыннан ул котыла алмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading