16+

14нче мартка каршы төндә казанлылар Юпитерны Ай янында күрә алачак

Бу күренешне бинокльсез дә күзәтеп булачак.

Бу күренешне бинокльсез дә күзәтеп булачак.

13 нче марттан 14 нче мартка каршы төндә Татарстан халкы Юпитерны Ай янында махсус приборларсыз да күрә алачак. Планета Җирнең табигый иярчене тирәсендәге иң якты йолдыз булып күренәчәк. Мондый астрономик күренеш Ай һәм Юпитерның бер үк күрү нурында урнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килә, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.

Күк җисемнәре Кучкар йолдызлыгында очрашачак. «Астрономия белән шөгыльләнмәгән кешегә планетаны йолдыздан аеруы авыр, әмма пәнҗешәмбегә каршы төндә ялгышуларга урын булмаячак», – диде В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Физика институтындагы астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев.

Галим сүзләренә караганда, Юпитерны бинокль белән дә, ансыз да күреп булачак, ә гади телескоп планетаны яхшырак күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Прибор ярдәмендә уртача дәрәҗәдә зурайтып караганда, Юпитерда – сызыклар, ә тагын да якынрак карасаң, кызыл тап күренә. «Бу тап – газ гиганты эчендә дулый торган давыл, аның турында XVII гасырда ук билгеле булган», – дип аңлатты Юрий Нефедьев. Кояш системасындагы иң зур планетаның атмосферасы аммиактан һәм метаннан тора, һәм ул күбрәк океанга охшаган.

Мавыктыргыч күренешне бер генә көн күзәтеп булачак, чөнки Ай, галим сүзләре буенча, Юпитер белән чагыштырганда, күктә йолдызларга карата тизрәк хәрәкәт итә.

«Сүз Ай белән Юпитерның якынаюы турында бармый, – дип ассызыклады Юрий Нефедьев. – Алар бер-берсеннән бик ерак урнашкан. 14 нче мартка каршы төндә алар бер үк күрү нурында урнашачак. Шул гына».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading