Берәүләр Яңа елга әзерләнә башлаган инде, ләкин канунны бозганнар.
Камчаткада билгесез кешеләр заводтан 1,5 тонна кызыл уылдык урлаган.
Караклар складка үтеп кергән һәм кыйммәтле продуктны урлый алган. Килгән зыянның бәясе 10,5 млн сумнан 12,7 млн сумга кадәр үзгәрергә мөмкин.
Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, караклар шуның чаклы уылдыктан футбол кырының яртысы зурлыгындагы бутерброд ясый алачак. Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча баш идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар