16+

2030 елга өлкәннәр саны 2 миллионга артачак

Бүген Россиядә 60 яшьтән өлкәнрәк 34,5 миллион кеше яши, ә 2030 елга аларның саны тагын 2 миллионга артачак.

Бүген Россиядә 60 яшьтән өлкәнрәк 34,5 миллион кеше яши, ә 2030 елга аларның саны тагын 2 миллионга артачак.

Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.

Вице-премьер сүзләренчә, бу илебездә халыкның гомер озынлыгын арту белән бәйле. Соңгы 20 елда россиялеләр 8,5 елга озаграк, уртача 73,5 ел яши башлаган. Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарны дәвалый торган гериатр табибларның саны да арта.

Әгәр 2017 елда алар бөтен ил буйлап 200 генә булса, бүген инде 1,7 мең белгеч исәпләнә. Төрле 45 мең табиб гериатрия мәсьәләләре буенча квалификация күтәрү узган. Шулай ук гериатрия кабинетлары саны 3 тапкырга, геронтологик ятаклар саны 4 тапкырга арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading