Аферистларга 9 млн сумнан артык акча күчергән
Татарстанда яшәүче хатын акча эшләргә теләп аферистларга 9 млн сумнан артык акча күчергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда яшәүче хатын акча эшләргә теләп аферистларга 9 млн сумнан артык акча күчергән.
Татарстанда яшәүче хатын-кыз инвестицияләр белән бәйле акча эшләү өчен мошенникларга тугыз миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе хәбәр итә.
Лениногорскида яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз сөйләгәнчә, ул социаль челтәрләрдә реклама күреп алган һәм шунда күрсәтелгән телефон номерына язган. Үзен әлеге өлкәдә белгеч дип таныштырган ир-ат киләчәктә бу эшчәнлектән процентлар алу өчен аңа инвестицияләр, ягъни акчалар кертергә тәкъдим итә.
Башта якташыбыз платформадагы үз счетына 10 мең сум керткән, аннары аның күләме үзгәрә, «теге белгеч» зуррак суммалар кертергә кирәк дигән киңәш бирә. Соңрак бу «куратор» өлкән яшьтәге хатынга эшләп тапкан акчасын кире алырга мөмкин булуы турында сөйләгән, ләкин моның өчен аңа тугыз миллион сум инвестицияләргә кирәк дигән.
Зыян күрүче ышанмаган, ләкин соңрак үз өстенә кредит рәсмиләштергән һәм акчасын мошенникка күчергән. Соңрак аферистлар хатын-кыздан яңа сылтау белән акча сорарга тырышып караган, ләкин ул үзен алдаганнарын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт нигезендә мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Барлыгы россияле җинаятьчеләргә 9,5 миллион сум биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар