16+

Акча яраткан, кырыгалдар пенсионер әби маҗаралары

Әгерҗе районында теркәлгән пенсионер әби, мөгаен, чын шпион була алыр иде.

Әгерҗе районында теркәлгән пенсионер әби, мөгаен, чын шпион була алыр иде.

Кыска вакыт эчендә ул 8 тапкыр паспорт мәгълүматларын үзгәрткән. Аерым алганда:  3 тапкыр фамилиясен үзгәрткән, 3 тапкыр яңа исем алган, 2 тапкыр әтисенең исемен алыштырган.
Һәр өч, дүрт ай саен олы яшьтәге ханым микрофинанс оешмаларына мөрәҗәгать иткән һәм бурычка яңа займнар алган. Шунысы гаҗәп, ул шундый алдаулар ярдәмендә 1 млн 100 мең сумнан артык акчага хуҗа булып куя.

Мөгаен, һәр яңа паспорт алган саен ул суд приставлары өчен яңа кешегә әверелермен, эземә беркем төшә алмаячак, дип уйлагандыр. Әмма Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте даими рәвештә ЗАГСка запрослар ясый һәм уйлап чыгарылган 8 шәхеснең чынлыкта Әгерҗе районында теркәлгән бер үк пенсионер әби булуын аңлашыла.

Эзләү нәтиҗәсендә приставлар хатын-кызның Удмуртиядә качып ятуын ачыклаган. Якын арада аның төгәл адресы билгеләнәчәк һәм аның милке кулга алыначак. Чынлап та. болар буенча берәр кино төшерергә була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading