16+

Алафузов фабрикалары кабаттан торгызыла

Казанның Киров районындагы элекке Алафузов фабрикасы җирлегендә 80 мең квадрат метр мәйданда төзекләндерү эшләре үткәреләчәк.

Казанның Киров районындагы элекке Алафузов фабрикасы җирлегендә 80 мең квадрат метр мәйданда төзекләндерү эшләре үткәреләчәк.

Биредә сәнәгать зонасы түгел, ә бөтенләй башка эшчәнлектәге өлкә барлыкка китерелә. Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Алафузов фабрикасы биналарында офислар, апартаментлар, кунакханәләр, китапханә, музей, балалар һәм яшьләр үзәкләре булдырыла.

Мәдәни мирас һәйкәле саналган Котелов йорты, буяу-эшкәртү фабрикасы бинасы ремонтлана. 1800-1833 елларда агачтан 2 катлы итеп салынган Котеловлар йортында, Алафузовлар гаиләсе музеен һәм китапханәне берләштергән, мәдәни үзәк оештырыла. Буяу-эшкәртү фабрикасы (бина 1833-1859 елларда төзелгән) телләр мәктәбе һәм уку учреждениеләре белән мәгариф үзәгенә әверелә. 300 урынга исәпләнелгән күп функцияле зал бетон күпергә тоташа.

Алафузов фабрикасы территориясендә хәзер өлешчә буш 26 бина тора, шуның 12се төзекләндереләчәк. Тарихи һәм архитектура кыйммәтенә ия булмаган кайбер искергән биналар сүтеләчәк. Инвестор шушы проектны башкарыр өчен 10 миллиард сум акчасын кулланырга әзер.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading