Җырчы Алия Карачурина кечкенә бала белән дә блогын алып барырга вакыт таба. Ул «подписчик»ларын кызыксындырган барлык сорауларга да җавап биргән.
Иң күп сораулар, әлбәттә, Алия тормышындагы үзгәрешләр – аның әни булуы белән бәйле.
- Кесарево ясаганнан соң озак тернәкләндегезме?
- Беренче вакытларда бик-бик авыр йөрдем. 2 атна дәвамында әнием безнең белән яшәде, ул ярдәм итте. Хәзер дә ярдәмнән баш тартмас идем. Кырыеңда ярдәм һәм терәк булуы шундый рәхәт. Чөнки бәби тапкач, тормыш тамырдан үзгәр.
- Үзегезгә һәм бәбигә ничек вакыт җиткерәсез?
- Алим йоклаганда өй эшләрен эшлим, үземне карыйм. Каядыр барырга кирәк булса, Ришат яки Айгөл (Ришатның сеңлесе) ярдәмгә килә.
- Ришат белән еш ачуланышасызмы? Ничек дуслашасыз?
- Өйләнешкәнче ешрак ачуланыша идек. Хәтта ниндидер вак-төяк аркасында да. Хәзер бөтенләй ачуланышмыйбыз сыман. Бик тиз дуслашабыз, ул яки мин киләм. Аннан кочаклашабыз.
- Ришат белән яшь аермагыз булу сизеләме?
- Юк, кайвакыт мин үзебезне яшьтәшләр итеп хис итәм. Тик минем яшемә якынрак, аныкына түгел. Миңа 28, Ришатка 35 яшь.
- Ботоксларга ничек карыйсыз?
- Мин, дөресен әйткәндә, нәрсәнең нәрсә өчен икәнен дә аңламыйм. Ботокс, филлерлар. Хәзер, бәлки, исемнәрен дә дөрес әйтмимдер. Әгәр дә фанатларча кулланмасалар, тормышта ул ясалма күренмәсә, нормаль карыйм.
Чыганак: Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар