Сайлауларның беренче көнендә Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау законнарын бозуга карата шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килмәгән.
Тавыш бирү барышына һәм аның нәтиҗәләренә йогынты ясый торган хокук бозулар да теркәлмәгән. Бу хакта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Кичә Россия Президентын сайлауның беренче көнендә татарстанлыларның 37,77 проценты тавыш бирде. Россия буенча – килү 36,42 процент. Кайнар линиягә сайлау мәсьәләләре буенча 815 шалтырату кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар