16+

Антон Лукаш: “Татарстанда сайлауларны күзәтү өлкәсенә блогерларны җәлеп итү – кызыклы тәҗрибә”

Антон Лукаш сайлауларда бюллетеньнәрне буяу һәм яндыру омтылышын кабахәтлек дип атады.

Антон Лукаш сайлауларда бюллетеньнәрне буяу һәм яндыру омтылышын кабахәтлек дип атады.

“Бәйсез иҗтимагый мониторинг” эксперты, "Чиста сайлаулар өчен" корпусы" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты әгъзасы, Волгоград өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы фикеренчә, халык бу провокацияләрне күреп берләшә һәм сайлауда активлык күрсәтә. 
Ул шулай ук сайлауда эшли торган күзәтүчеләрнең ролен атап китте. 

– Бу кешеләр процессуаль-хокукый статуска ия. Алар процессны контрольдә тота. Иҗтимагый палаталар каршында күзәтү штаблары оешкан, алар мәгълүматларны кайнар линия аша алалар. Татарстандагы үзенчәлек турында да әйтәсем килә. Сездә  "Чиста сайлаулар өчен" корпусы" эше яхшы оештырылган. Аның артында җитди тәҗрибә тора. Күзәтү өлкәсенә блогерларны җәлеп итү дә – кызыклы тәҗрибә. Блогерлар алар – иҗтимагый фикер лидерлары, һәм беренче чиратта яшьләр арасында. Яшьләрнең тавышы аларның үзләре өчен мөһим. Патриотизм да үзеңне аңлаудан, үзеңне, биргән тавышыңны хөрмәт итүдән башлана. Без бу тәҗрибәне масштаблырак итәргә уйлыйбыз, – диде ул матбугат очрашуында. 
"Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе эксперты Тимур Какохо ситуация үзәге эшләвен һәм аның мәгълүматларны оператив рәвештә мониторинглавын әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading