16+

Апаста зур йөк машинасы бер йортка килеп кергән

Сафиннарның йорты яшәрлек түгел.

Сафиннарның йорты яшәрлек түгел.

Апас районының Түбән Биябаш авылында бер зур йөк машинасы Сафиннар йортына килеп кергән. Бу вакытта өйдә әниләре белән ике улы да булган. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән. 

Резидә Сафинаның тормыш иптәше вафат. Өч улы бар. Икесе инде зурлар, армиядән кайтып эшкә урнашканнар. 2003 елгы кечкенә улы авыру.   

Шәмбалыкчы авылы җирлеге башлыгы Фиҗҗәт Миңнуллин сөйләгәнчә, бу хәл 14 декабрьдә кичке сәгать тугызынчы яртыларда булган. Олы юлдан барган йөк машинасы борылышта, идарәне югалтып, Сафиннарның йортына килеп керә. Машина йөртүче җитди җәрәхәтләр алган, ул әле дә хастаханәдә ди.

Резидә ханымның бер улын да хастаханәгә алып киткәннәр, шул ук көнне чыгарганнар да. Фаҗига сәбәпләре әлегә тикшерелә.   

– Сафиннарның йортлары бөтенләй яшәрлек түгел. Вакытлыча Ябалак авылындагы буш йортка урнаштырдык. Өйдә бөтен уңайлыклар да бар. Юыну бүлмәсе дә, бәдрәфе дә өйдә. Газын эшләтеп җибәрдек, уты, суы да бар. Әлегә шунда яшәячәкләр, – дип сөйләде безгә Фиҗҗәт Миңнуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading