16+

Апрельдә сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр артачак. Күпмегә?

Россиядә сыйныф җитәкчелеге һәм кураторлык өчен түләүләрне икеләтә алу 565 меңнән артык педагогка кагылачак, беренче түләүләр апрельдә булачак.

Россиядә сыйныф җитәкчелеге һәм кураторлык өчен түләүләрне икеләтә алу 565 меңнән артык педагогка кагылачак, беренче түләүләр апрельдә булачак.

Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте. "1 марттан 100 мең кешедән азрак халкы булган торак пунктлардагы мәктәпләрнең һәм көллиятләрнең педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге һәм кураторлык өчен акча 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырыла", – дип ачыклык кертте ул.

Вице-премьер өстәп әйткәнчә, сентябрьдан хөкүмәт мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары директорлары киңәшчеләре өчен 5 мең сум күләмендә түләү кертәчәк. Чара 32 меңнән артык кешене колачлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading