16+

Артем Хохорин: "Татарстан юлларында һәлакәтләр саны хафага салырлык"

Ел башыннан бирле Татарстанда машина көпчәкләре астына эләгеп 79 җәяүле һәлак булган.

Ел башыннан бирле Татарстанда машина көпчәкләре астына эләгеп 79 җәяүле һәлак булган.

Бу хакта республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уртак утырышында хәбәр итте.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, үлем очракларының күп өлеше җәяүлеләргә туры килә.  Әйтик, кеше үлеменә китергән 58 юл һәлакәте- җәяүлеләрнең кинәт кенә яки караңгы вакытта юлга йөгереп чыгулары аркасында килеп чыккан.
Хохорин сүзләренчә, республика юлларында һәлак булган җәяүлеләр саны кимеде, узган ел шундый 89 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Ел башыннан бирле Татарстан юлларында җәяүлеләрне бәрдереп китүнең 914 очрагы теркәлгән. шуларда 857 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, 9 районда юл һәлакәтләре буенча күрсәткечләр арткан. Кайбер җирлекләрдә аварияләр саны елдан-ел арта. 

Шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы юл-транспорт һәлакәтен киметү максатыннан, ике полосалы юлларны киңәйтү өчен трассаларда бүлү киртәләрен урнаштыру мәсьәләсен күтәрде. Хохорин сүзләренә караганда, кайбер участоклардагы юл билгеләренең сыйфаты начар. Гәрчә, бу хакта мәсьәлә берничә тапкыр комиссия утырышларында күтәрелде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading