16+

Авылларга дәүләттән бүлеп бирелә торган ярдәмне арттырачаклар

Җәй ахыры. Кырда эшләүчеләр өчен һәр көн, һәр сәгать кадерле.

Җәй ахыры. Кырда эшләүчеләр өчен һәр көн, һәр сәгать кадерле.

Уңышны вакытында җыеп тәмамлар өчен игенчеләр барлык тырышлыкларын куялар. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер- министр урынбасары - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Айрат Хәйруллин, башка җитәкчеләр Яңа Чишмә районында эшлекле сәфәрдә булып кайттылар.

Сәфәр вакытында алар районда "Кулон" агрофирмасындагы эшчәнлек белән танышты, механизаторлар, игенчеләр белән күреште. "Кулон" агрофирмасының хәзерге вакытта уңышлары зарланырлык түгел, бер гектардан алар 26,2 центнер сабан бодае җыеп алганнар, барлыгы 80 процент мәйданда эш төгәлләнгән. Шул ук вакытта уҗым чәчүгә дә керешкәннәр. Районда хезмәткәрләрне кызыксындыру чаралары күрелә. "Тырышып эшләгәндә комбайнерлар аена 100-120 мең хезмәт хакы алырга мөмкин, бу әле чик түгел, - ди Марат Әхмәтов.

Яңа Чишмә районында бу көнне ял итү, күңел ачу паркы да ачылды. "Парклар һәм скверлар" дәүләт программасы нигезендә Яңа Чишмәдә төзелгән паркларның икенчесе бу. "Мәхәббәт эскәмиясе"нә 50 ел бергә гомер кичергән парлар чакырылган иде. Гомүмән, район буенча мондый ныклы, үрнәк гаиләләр саны 32 икән.

Парктагы фонтан аерым игътибарга лаек. Балалар, өлкәннәр өчен дә көтелгән бүләк ул. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов:
- Ике ел элек бу урында сазлык булганына ышанасы да килми. Фонтан эшли башлагач, балаларның моңа ничек сөенгәнен күрдек. Минемчә, район халкы өчен бу иң кулай, яраткан ял итү урынына әйләнәчәк,- диде ул. Бу эштә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, депутатларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Фонтан янында ук "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында, беренче сыйныфка баручы балаларга Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиле Сәрия Сабурская мәктәп кирәк -яраклары тапшырды.

Ленино авылында җитәкчеләр республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк ачуда катнаштылар.

- Районның үсешен күрү сөендерә. Халык, район башлыгының тырышлыгы белән яңа объектлар салынуга, Яңа Чишмәнең яңа үрләр яулавына мин дә сезнең белән бергә шатланам. Республикада эшләп килүче 30 дәүләт программасы нигезендә районнар камилләшә, үзгәрә, яңара, авыллар заманчалаша, яңа технологияләр белән тулылана, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Айрат Хәйруллин исә Яңа Чишмәдә халыкның нефтьчеләр белән уртак фикергә килеп, бердәм булып эшләүләренә басым ясады.
- 800дән артык кеше нефть компаниеләрендә яхшы хезмәт хакы алып, дәрәҗәле урыннарда эшли, күп кенә объектлар төзелешендә ярдәм итәләр. Авыл җирендә барлык икътисади өлкәдә уртачадан ике тапкыр кимрәк хезмәт хакы алып эшләүче халыкка килгәндә, (бу һич кенә дә гадел түгел, оят дияр идем, хәтта) авыл җирлегендә яңа җитештерү тармаклары булдырсаң яхшы булыр иде. Безгә - депутатларга исә авыллар дәүләттән ярдәм алсын өчен ныклап эшләргә кирәк. Бүген бу ярдәм елына 240 миллиард сумны тәшкил итә, без бу сумманы елына 600 миллирад сумга җиткерергә тырышачакбыз, - диде Айрат Хәйруллин.






Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading