16+

БАДларны күзәтүгә алалар

Кулланучылар биологик актив өстәмәләргә (БАДлар) карата шикаять белдергән. Шуңа бәйле рәвештә Роскачество әлеге базарның беренче масштаблы мониторингын үткәрергә карар кылган.

Кулланучылар биологик актив өстәмәләргә (БАДлар) карата шикаять белдергән. Шуңа бәйле рәвештә Роскачество әлеге базарның беренче масштаблы мониторингын үткәрергә карар кылган.

Бу хакта Роскачество җитәкчесе Максим Протасов белдергән. 

Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елдан Россия базарында БАДларның кискен үсеше күзәтелә. Әйтик, 2020 елда акчалата чагылышта базар күләме 52,5 миллиард сум булса, 2022 елда инде 100 миллиард сум дип исәпләнә.

-    Быел Роскачество мондый продукция, шул исәптән онлайн-каналларда гамәлгә ашырыла торган БАДлар белән бәйле җитди проблемалар турында сигналлар алды. Барлык җыелган мәгълүматлар нигезендә, Роскачество БАДлар базарындагы хокук бозуларны һәм гамәлдә БАД булмаган һәм составына ЕАЭСта тыелган матдәләр кергән продукцияне ачыклау максатыннан масштаблы мониторинг башларга карар кылды, - дигән Протасов.
Искәртеп узабыз, БАДлар дару булып тормый, әмма кагыйдә буларак, алар шушы сыйфатта тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading