16+

Баерга теләгән! Банк хезмәткәре ячейкадан 180 миллион сум акча урлаган

Мәскәүдәге банкларның берсендә эшләүче хезмәткәр ячейкадан 180 миллион сумга якын акча урлаган, полиция шикләнелүчене аэропортта тоткарлаган, дип хәбәр иткән Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк.

"Банкның Мәскәү бүлеге хезмәткәре хезмәт урыныннан файдаланган һәм банк ячейкасыннан 180 миллион сум тирәсе акча урлаган. Финанс-кредит учреждениесе хезмәткәрләре югалуны белгәч, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр", - диде ул.
Аның сүзләренчә, полиция шикләнелүчене башкала аэропортларының берсендә тоткарлаган. Тикшерү ачыклаганча, ул банк саклагычыннан өлешләп акча чыгарган, өстәвенә 35 миллион сум күләмендәге соңгы партияне криптовалютага конвертацияләгән.

Россия Җинаять кодексының 158 маддәсенең дүртенче өлеше (Урлау) буенча җинаять эше кузгатылган. Фигурант кулга алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading