16+

БДИда минималь балларны үзгәрешсез калдырырга ниятлиләр 

Россия Мәгариф һәм югары белем министрлыгы 2024/25 уку елына вузларга керү өчен БДИның минималь балларын үзгәрешсез калдырырга тәкъдим итте. Боерык проекты 8 августта норматив-хокукый актлар порталында басылды. 

Мәгариф һәм югары белем министрлыгы карамагындагы югары уку йортларына керү өчен рус теле, рус әдәбияты һәм география буенча бердәм дәүләт имтиханында, ким дигәндә, 40 балл җыярга кирәк булачак, математика, физика, химия һәм биология буенча - 39 балл, җәмгыять белеме буенча - 45 балл, тарих буенча - 35, информатика - 44, чит тел буенча – 30.

Югары уку йортларына керү өчен минималь баллар 2021/22, 2022/23 һәм 2023/24 уку елларында да шул дәрәҗәдә иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading