16+

Биш катлы йортта янгын чыгу сәбәпле, 15 кеше эвакуацияләгәннәр

Казанда Октябрь урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Шул сәбәпле 15 кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда Октябрь урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Шул сәбәпле 15 кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гомумән алганда, 15 кеше коткарылган, алар арасында ике бала, зыян күрүчеләр юк.

«Бүген иртән Октябрь урамындагы йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Урынга килгән коткаручылар  фатирда янгынны туктатты. Анда җиһазлар янды», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын чыгу аркасында йорт подъездына төтен тулган. Янгын сүндерүчеләр югары катларда яшәүче 15 кешене йорттан алып чыккан. Зыян күрүче кешеләр юк.

Янгын сүндерүчеләр өч кешене өченче кат тәрәзәсеннән өч тезле баскыч ярдәмендә коткарган, тагын өч кешене, шул исәптән ике баланы, бишенче кат тәрәзәсеннән баскыч ярдәмендә эвакуацияләгәннәр. Тугыз кеше янгын сүндерү хезмәткәрләре тарафыннан югары катлардан сулыш битлекләре кулланып баскыч  буенча чыгарылган.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading