16+

БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанга килде

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты эшендә катнашу өчен килде.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты эшендә катнашу өчен килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Гутерриш әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
БРИКС илләре дәүләт башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия, Бразилия, Һиндстан, КХР һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, агымдагы елның гыйнварыннан аңа шулай ук Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading